Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, шулай ук күзәтчелек һәм профилактика эшләре бүлеге хезмәткәре катнашында рейд булды.
Балалар белән юлда куркынычсызлык кагыйдәләре, шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләштеләр, «Минем куркынычсыз каникулларым» буклетлары тапшырдылар. Рейд барышында шулай ук гаиләләрнең яшәү шартларын, газ һәм электр җиһазларының торышын тикшерделәр. Гражданнарга көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен аңлаттылар.
Комплекслы үзәк белгечләре социаль контракт рәвешендә дәүләт социаль ярдәме турында мәгълүмат бирделәр.
Шулай ук Югары Ослан районында Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе кичке рейд үткәрде. Рейд районның берничә торак пунктын колачлады.
Тикшерү барышында 22:00 сәгатьтән соң олылар озатуыннан башка урамда булган балигъ булмаганнар ачыкланды. Хокук бозучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде.