Махсус хәрби операциядә катнашучыларга кулдан килгәнчә ярдәм

2025 елның 28 марты, җомга

27 мартта Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме белән бергә «Безнекеләргә ярдәм итик, Минзәлә!» волонтерлар төркеме активистларына коры ашлар җыюга кушылдылар.

Рида Барова коры ашларның порцияләре ничек һәм нәрсәдән җыелганын җентекләп сөйләде һәм күрсәтте. Бу процесста яшьләр бик теләп катнаштылар: үзләре пакетларга аш тутырдылар, үлчәделәр һәм вакуумлаштырдылар.

Бу көнне волонтерлар белән 45 пакет аш әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International