Лаеш районының мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Абилимпикс» милли чемпионатының төбәк этабында уңышлы чыгыш ясыйлар.
2025 елда тернәкләндерү үзәге белгечләре профильле көллиятләр педагоглары белән берлектә инвалид яшүсмерләрне төрле компетенцияләрдә катнашуга әзерләгәннәр.
25–27 мартта узган ярышларда үзәктә тәрбияләнүчеләр мәктәп укучылары арасында искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр.