«Опека» үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес уздырдылар

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә янгын куркынычы булган хәлдә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру буенча балалар белән әңгәмә формасында чара узды.

Катнашучыларга янгынның нинди куркыныч тудыруы, мондый бәладән качу өчен нинди төп кагыйдәләр булуы, янгын башланган очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук балигъ булмаганнарга беренчел янгын сүндерү чаралары һәм аларны куллану кагыйдәләре турында сөйләделәр. Балалар янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International