«Өмет утравы» үзәгендә профилактик акция уздырдылар

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Без куркынычсызлык яклы» дигән акция уздырды. Акциянең төп максаты балалар катнашындагы юл-транспорт имгәнү проблемасына игътибарны җәлеп итү иде.

Үзәк белгечләре акциядә катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген, шулай ук балаларны автомобиль салонында йөрткәндә куркынычсызлык каешларын һәм балаларны тотып тору җайланмаларын куллану кирәклеген искәрттеләр.

Акциядә 27 кеше катнашты. Алар барысы да «Яшь җәяүле белешмәсе», «Ата-ана белешмәсе», «Индивидуаль саклану чараларын куллану белешмәсе» тематик материалларын һәм «Юлда күренеп тор», «Яктылыкны кайтара торган элементлар» буклетларын алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International