Кичә Ютазы районында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зәрия Рәшитова «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Салават Мөслим улы белән тыл хезмәтчәне, социаль хезмәтләр алучы Мирсәет Фәрхетдинов янына бардылар. Аңа Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырдылар.
Мирсәет Фәрхетдинов сугыш елларында өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшли. 1951 елдан 1954 елга кадәр Совет армиясендә хезмәт итә. Демобилизациядән соң машина йөртүчегә укый һәм бу һөнәргә кырык елдан артык багышлый.
Мирсәет Фәрхетдинов хатыны белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше инде исән түгел, әмма өлкән яшьтәге кешегә еш кына балалар килеп йөри.