«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә геройлар белән очрашу оештырдылар

2025 елның 4 марты, сишәмбе

Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу оештырылды. Кунаклар балаларга, ата-аналарга һәм үзәк хезмәткәрләренә үзләренең сугыш көннәре турында сөйләделәр, видеороликлар күрсәттеләр. Шәхси үрнәкләре белән алар балаларны алга барырга, авырлыкларга карамастан, үз максатларына ирешергә дәртләндерделәр.

Балалар геройларны кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, аларга хатларын тапшырдылар, истәлеккә фотога төштеләр һәм рәхмәт сүзләре белән кочаклап алдылар.

«Кояшкай» тернәкләндерү үзәге 2022 елдан актив рәвештә волонтерлык эшчәнлеге алып бара. Очрашуда МХОда катнашучыларга гуманитар ярдәм тапшырылды: өй токмачы салынган аш җыелмалары, киптерелгән алма һәм грушалар, саклагычлар, җылы әйберләр, окоп шәмнәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International