3 марттан 7 мартка кадәр Татарстан башкаласында Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы ярышлары уза.
550дән артык юнифайд-спортчы, шул исәптән Россия Федерациясенең 25 субъектыннан 430 атлет (менталь үсеш үзенчәлекләре булган кешеләр) Татарстан Республикасына 2024–2025 елгы спорт сезонының масштаблы вакыйгасында катнашу өчен киләчәк. Татарстан Республикасыннан Спартакиадада тәкъдим ителгән барлык спорт төрләре буенча 127 спортчы чыгыш ясаячак.
Россиянең Махсус Олимпиадасы спорт тренировкалары һәм инклюзив ярышлар аша менталь үсеш үзенчәлекләре булган кешеләргә заманча дөньяда җайлашырга һәм социализацияләнергә ярдәм итә. Мондый масштаблы ярышлар нәтиҗәсендә Россиянең төрле почмакларыннан килгән кешеләр үзләренең физик мөмкинлекләрен күрсәтеп кенә калмыйча, яңа дуслар да таба алалар. Моннан тыш, Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында спорт конференциясе кысаларында белгечләр тәҗрибә уртаклашачак.
Ачылу тантанасы 4 мартта 10:00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узачак.
Спорт чаралары 4 марттан 7 мартка кадәр түбәндәге мәйданчыкларда узачак: «Буревестник», «Локомотив» стадионнары, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге.
Катнашучыларга 110 волонтер ярдәм итә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы учреждениеләреннән 44 спортчы, 8 тренер, 3 озата баручы катнаша.