Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2025 елда ял көннәрен күчерү турында» 2024 елның 4 октябрендәге 1335 номерлы карары белән хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәреннән һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәреннән нәтиҗәле файдалану максатларында 2025 елда 8 март ял көне шимбәдән 13 июнь җомгага күчерелде.
Эшләми торган бәйрәм көне алдыннан килгән эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә киметелә (РФ Хезмәт кодексының 95 нче маддәсенең 1 нче өлеше). Шулай итеп, 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.