Махсус хәрби операция ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын эшмәкәрлеккә өйрәтәчәкләр

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Эшмәкәрлекне яклау фондының «Минем бизнес» үзәге ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында МХО ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын эшмәкәрлеккә өйрәтү программасына заявкалар кабул итә.

Укыту программасы бизнес белән идарә итү компетенцияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Укулар 15–16 мартта «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалында (Казан шәһәре, Ямашев пр., 1нче йорт) узачак.

Укулар азагында сертификат бирелә.

Гаризаны сайтта бирергә мөмкин: https://svobizness.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International