Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге тору төркемендә аутистик спектры бозылган һәм менталь тайпылышлы балалар белән эшләүнең яңа ысулы – нарат һәм чыршы күркәләре кулланып уен массажы кертелде.
Бала өчен уен – эшчәнлекнең төп төре. Күркәләр белән уйнап, бала кул бармакларының вак моторикасын мөстәкыйль рәвештә үстерә, сенсор үсешен һәм танып белү эшчәнлеген баета, сөйләм аралашуын үстерә.