Бүген Татарстан Республикасында социаль ятимлекне профилактикалау буенча «Аеклык ноктасы» проектын гамәлгә ашыру темасына матбугат конференциясе узды. Спикерларның берсе ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева булды.
«Аеклык ноктасы» проекты республика территориясендә 2015 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Проектның максаты – балигъ булмаган балаларның алкогольне чиктән тыш күп кулланучы ата-аналарында ныклы ремиссия булдыру һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителүне булдырмау.
Проект ярдәмендә 2015–2024 елларда 870 кеше дәваланган. 682 дәвалануның тулы курсын уңышлы үтте һәм программаны тәмамлады, бу проектта катнашучы гаиләләрдәге 1 359 балага «ятим» статусын алмаска һәм үз гаиләләрендә калырга мөмкинлек бирде.
Катнашучыларның 80 % дәвалану курсын тәмамлаганнан соң бер елдан артык ремиссия саклый. Ремиссиядә кала алмаганнар өчен кабат ведомствоара патронаж оештырыла һәм ике ай дәвалануны оештыру өчен өстәмә ресурслар җәлеп ителә. Кайбер катнашучылар яңадан проектка кушыла.
2024 елда «Аеклык ноктасы» проекты Казанда, Яр Чаллыда һәм 41 муниципаль районда гамәлгә ашырылды.
Проектны гамәлгә ашыру чорында балигъ булмаганнарның ата-аналары арасыннан 201 кеше катнашты.
Проект белән 366 балигъ булмаган бала яшәгән 188 гаилә колачланган.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белән уртак эш нәтиҗәләре буенча проектта катнашучы 82 кеше эшкә урнаштырылган. 68 катнашучыга социаль түләүләр һәм пособиеләр рәсмиләштерүдә яр дәм.Проектта катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары арасыннан өстәмә рәвештә 106 гражданга хәйрия ярдәме күрсәтелгән. 17 гаиләдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар реструктуризацияләнде.
2024 елда балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларга проектта катнашучы гаиләләрдән 60 балигъ булмаган бала җибәрелде. Балалар белән психоэмоциональ халәтне, бәйле тәртипне коррекцияләү, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен һәм уңай кызыксынуларны формалаштыру, социаль-педагогик коррекция үткәрелде.
Проект нәтиҗәләре буенча 56 бала туган гаиләләренә кайтарылган.
2025 елда республикада «Аеклык ноктасы» проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта проектка җәлеп итү өчен максатчан төркем сайлау бара.