Лениногорскида профилактик чаралар уздырылды

2025 елның 14 феврале, җомга

14 февральдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Дамир Вилданов белән бергә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә, шулай ук күпбалалы гаиләләргә бардылар.

Гаиләләр белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж уздырдылар, белешмәләр һәм листовкалар тапшырдылар. Шулай ук элек урнаштырылган янгын хәбәрчеләре дә тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International