«Өмет чаткысы» үзәге тернәкләнүчеләре өчен һөнәри юнәлеш экскурсиясе

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Ел саен февраль аенда Бөтендөнья радио көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Арча радиосы» радиостанциясе буйлап экскурсиядә булдылар.

Реклама белгече Гөлназ Газимова балалар белән аралашты, студия хезмәткәрләренең нәрсә белән шөгыльләнүе, язу, реклама, материалны ничек редакцияләүләре турында сөйләде. Радио алып баручысы Гөлнара Ситдыйкова аралашу өчен бик ачык иде, үзенең белемнәре һәм тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул артикуляцион гимнастика һәм сөйләм сулышы буенча берничә күнегү күрсәтте.

Аннары балалар үзләрен радио алып баручысы ролендә сынап карадылар. Корреспондент ролендә алар бер-берсеннән интервью алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International