Мартта Татарстанда «Абилимпикс» төбәк чемпионаты старт ала

2025 елның 14 феврале, җомга

2025 елның 10 мартыннан 14 апреленә кадәр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты узачак. Татарстан буенча 37 мәйданчыкта 130 компетенция буенча ярышлар узачак.

Катнашуга Россия Федерациясе гражданнары һәм Татарстанда яшәүгә рөхсәте булган, инвалидлыгы һәм / яки сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән, 14 яшьтән өлкәнрәк чит ил гражданнары чакырыла.

Регламентлаучы документлар һәм конкурс документациясе «Абилимпикс» милли үзәге сайтында урнаштырылган: https://abilympics-russia.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International