Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 39 071 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 29,6 % сәнәгатьтә (11,6 мең эш урыны);
- 13,2 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (5,2 мең эш урыны);
- 10,6 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4,1 мең эш урыны);
- 7 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,7 мең эш урыны);
- 6,7 % транспортта (2,6 мең эш урыны);
- 2 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,8 мең эш урыны);
- 0,8 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,3 мең эш урыны);
- 30,1 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (11,8 мең эш урыны).
Татарстан Республикасының хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,08 кеше тәшкил итә. 3 068 татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.