«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре вак моториканы үстерәләр

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә вак моториканы үстерү дәресе үткәрелде. Чара инсульттан соң тернәкләнүгә, деменция кебек авыруларны профилактикалауга, кул бармакларының вак моторикасын үстерүгә, хәтерне һәм игътибарны яхшыртуга юнәлдерелгән иде.

Башта төшенчә турында фикер алыштылар, өй шартларында вак моториканы ничек үстерергә мөмкин булуы турында сөйләштеләр. Аннары катнашучылар күнегүләр башкардылар.

Дәрестә биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International