Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәтләр алучысы Мария Елисовага «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален тапшырды.
Евгений Савинов Мария Елисовага Җиңүгә керткән өлеше һәм фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Әбигә нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләделәр.
Мария Елисова ТАССРның Спас кантоны Комаровка авылында туа (хәзер юк). Ул башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлаган. Бөек Ватан сугышы елларында Мария Елисова олылар белән беррәттән колхоз кырларында, шифалы үләннәр һәм җиләкләр әзерләүдә эшли. Алга таба ул «Красный Волгарь» колхозында төрле эшләрдә эшли, икмәк пешерүдә ярдәмче, няня-техник була.
Ире үлгәннән соң Мария Елисова улларын үзе генә үстерә. Шул ук вакытта хатын-кыз һәрвакыт яхшы күңелле булган, аңа күршеләре һәм авылдашлары хөрмәт итә.