Минзәлә районының Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә һөнәри юнәлеш бирү чаралары уза.
10 февральдә тернәкләнүчеләр «Пятерочка» сәүдә челтәре кибетендә булдылар. Биредә балаларны көләч һәм яхшы сатучылар каршы алды. Кунаклар сатучы, кассир, кибет директоры кебек һөнәрләр белән таныштылар. Экскурсия вакытында балаларга кибетнең төрле бүлекләргә бүленүе турында сөйләделәр.
Тәрбияче Алена Макарова социаль хезмәтләр алучыларга товарның яраклылык вакытын һәм составын ничек белергә кирәклеген аңлатты. Балалар шулай ук кибеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, түләү һәм бонус картасын куллану ысулларын белүләрен ныгыттылар. Ахырда һәркем үзенә товар сайлады һәм үз-үзенә хезмәт күрсәтү кассасында түләде.
Мондый чаралар балаларда һөнәрләрнең күптөрлелеге турында күзаллаулар формалаштыра.