«Иң мөһиме – эшләргә теләк, ә без ярдәм итәчәкбез»: ТР хезмәт министры махсус хәрби операция сугышчылары белән очрашты

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

Казанның җиденче шәһәр хастаханәсендә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова клиника каршындагы хәрби госпитальдә дәваланучы махсус хәрби операция сугышчылары белән очрашты.

«Без сугышчыларыбызны медицина һәм социаль тернәкләндерү һәм дәвалау узу урыннарында ук кабул итүләр сериясен башлыйбыз. Без монда Татарстан Республикасыннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә ир-егетләрнең булуын аңлыйбыз. Аларның бер өлеше инде хәрби хезмәтне тәмамлаган, ә кемдер аны дәвам итәчәк һәм махсус хәрби операция зонасына кайтачак. Хәрби хезмәтне тәмамлаган ир-егетләр һәм тиздән бу этапка килүчеләр өчен ике төп мәсьәлә тора – эшкә урнашу һәм тыныч тормышка кайту. Бүген без республика мәшгульлек үзәге белән бергә күчмә кабул итү уздырдык, ярдәм чаралары турында консультацияләр бирәбез», – дип билгеләп үтте министр.

Эльмира Зарипова сүзләренчә, сугышчыларның 80 % үзләренең элеккеге эш урыннарына кайтырга планлаштыра, ә 14 % ир-ат махсус операциягә кадәр йә эшләмәгән, йә кайткач эш урынын алыштырырга тели. Алар өчен республика программасы буенча һөнәри әзерлекнең 400 программасы буенча кирәкле белгечлекләргә укырга мөмкин.

«Россия эше» стойкасына вакансияләр һәм укыту юнәлешләре турында белергә теләгән сугышчылардан чират тезелде.

Хәрби госпиталь пациентлары белән әңгәмәдә Эльмира Зарипова МХО зонасыннан кайтучылар өчен нинди ярдәм чаралары эшләве турында җентекләп сөйләде. Ул демобилизациядән соң элеккеге эшкә ничек кайтырга, яңа белгечлек алу өчен ничек укырга һәм үз эшеңне ачканда ничек матди ярдәм алырга икәнен аңлатты.

Сугышчылар җавап итеп министрга сораулар бирделәр. Мәсәлән, документларны югалтканда нишләргә, ташламаларны ничек дөрес рәсмиләштерергә икәнен һәм яңа белгечлекләргә яңадан укыту ничек узуын ачыкладылар. Җиденче хастаханә табиблары тиешле социаль пакет турында ачыклык керттеләр.

«Без сугышчы эшләсен өчен барысын да эшләячәкбез. Иң мөһиме, аның моңа теләге булырга тиеш. Ә без үз чиратыбызда ярдәм итәчәкбез», – дип йомгаклады Эльмира Зарипова.

Фото авторы: Эвелина Киселева \ «Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International