Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыруда ярдәм итү өчен кайнар линия эшләтеп җибәрде.
Кайнар линия телефоны: 8 (843) 564-11-11. Шалтыратулар эш көннәрендә кабул ителә.
Моннан тыш, «Россия эше» порталында шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм ветераннарының эшкә урнашуына һәм карьераларын үстерүгә багышланган махсус бүлек бар: https://trudvsem.ru/information-pages/employment-veterans?clckid=1b2d58b4. Биредә махсус ярдәм чаралары турында белергә һәм мәшгульлек хезмәте хезмәтләренең тулы комплексы белән танышырга мөмкин.
Шулай ук исегезгә төшерәбез: 21 февральдә Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен быел беренче махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узачак. Чара 10:00–13:00 сәгатьтә «Химиклар мәдәният сарае» мәдәни үзәгендә узачак (Ямашев пр., 1).
Фото чыганагы: trudvsem.ru