Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм СПИД-үзәк хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау кысаларында балигъ булмаганнар белән дәрес үткәрделәр.
Лекция барышында тыңлаучылар үз сәламәтлекләрен ничек сакларга, ВИЧ-инфекция яки СПИД йоктырган очракта нишләргә кирәклеген, белгечтә нинди профилактик чараларга барырга кирәклеген белделәр.