«Кояшкай» тернәкләндерү үзәге МХО катнашучыларына ярдәм итәргә омтыла

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

Волонтерлык һәм хәйрия эшчәнлегендә катнашу Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге өчен күркәм традициягә әверелде.

Ватанны саклаучылар елы кысаларында үзәк хезмәткәрләре, тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары белән бергә, солдатлар өчен махсус хәрби операция уздырыла торган зонага тәмле посылкалар җыйдылар: печенье, токмач, үз куллары белән киптерелгән груша.

Мондый чараларның максаты – үсеп килүче буынга халык бердәмлеге, үзара ярдәмләшү һәм ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International