Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 34 312 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 29,2 % сәнәгатьтә (10 мең эш урыны);
- 14,5 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (5 мең эш урыны);
- 12,5 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4,3 мең эш урыны);
- 8,6 % транспортта (2,9 мең эш урыны);
- 8,3 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,9 мең эш урыны);
- 2,2 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,8 мең эш урыны);
- 0,9 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,3 мең эш урыны);
- 23,8 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (8,1 мең эш урыны).
Татарстан Республикасының хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,09 кеше тәшкил итә. 3 019 татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.