Казанда «Кешегә кеше кирәк» телекүпере уздырдылар

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Казан дәүләт медицина университетының социаль эш факультеты тарафыннан,Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә оештырылган «Кешегә кеше кирәк» телекүпере узды. Ул мондый форматта оештырылган беренче һөнәри юнәлеш бирү чарасы булды.

Очрашуга Казанның 150 югары сыйныф укучысы килде. Видеоконференцэлемтә режимында телекүпергә Татарстан муниципаль районнарыннан тагын берничә йөз укучы кушылды.

Укучыларга сәламләү сүзе белән ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева мөрәҗәгать итте. Ул Министрлык эшенең юнәлешләре, социаль өлкәдә һөнәри эшчәнлекнең әһәмияте һәм карьера үсеше перспективалары турында сөйләде. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, бернинди цифрлы технологияләр беркайчан да социаль хезмәткәрне, аның кешелек сыйфатларын алмаштырмаячак.

Чара кысаларында шулай ук Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Алла Берникова өлкән сыйныф укучыларына «социаль хезмәткәр» белгечлеге буенча максатчан уку тәртибе турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International