2021 елның октябреннән Мамадыш районыннан өлкән яшьтәге кеше Геннадий Растворов яңа гаиләгә тәрбиягә алынган. Шәйхетдиновлар гаиләсе ялгыз яшәүче өлкән кешене үз канаты астына алган.
«Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ай саен гаиләгә килеп, «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» технологиясен гамәлгә ашыруның барышын тикшерәләр.
Геннадий Растворов тату гаиләдә яши, туклану, дару, көндәлек ихтыяҗ предметлары белән тәэмин ителгән. Игелекле атмосфера өлкән кешенең сәламәтлегенә һәм психологик халәтенә уңай йогынты ясый, бу тормышка кызыксынуны торгызырга ярдәм итә.