Бүген региональ чаралар комплексында катнашучылар белән киңәшмә узды. Татарстан Республикасында «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашты.
«Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексы Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә 2024 елның июленнән 2025 елның декабренә кадәр гамәлгә ашырыла.
2024 елда һөнәри компетенцияләрен ведомство карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү оешмаларыннан 22 белгеч күтәрде. Узган ел шулай ук 11 комплекслы үзәкнең техник тернәкләндерү чараларын прокатлау пунктлары һәм 5 социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-көнкүреш җайлаштыру кабинетлары өчен җиһазлар сатып алынган.
Региональ чаралар комплексы чаралары белән агымдагы елда 445 тән артык гаилә колачланды, аларда инвалид балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнә.
2025 елда ведомство карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының 42 белгеченең һөнәри компетенцияләрен күтәрү, 9 комплекслы үзәкнең социаль-көнкүреш җайлаштыру кабинетларын һәм 6 комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында өйдә микротернәкләндерү үзәкләрен җиһазландыру планлаштырыла.
Республикада «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру инвалид балалар тәрбияләүче, шул исәптән аутистик спектры тайпылышлары һәм башка менталь тайпылышлары булган бала тәрбияләүче гаиләләрнең тормыш сыйфатын, потенциалын яхшыртуга юнәлдерелгән.