Көндезге тору төркеме өчен иҗади дәрес

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

17 гыйнвар көнне Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Алия Сафина 2025 ел символын ясау дәресе үткәрде. Чарада көндезге тору төркеменә килүчеләр катнашты.

Дәрес башланыр алдыннан катнашучылар белән гипсның составын һәм үзлекләрен өйрәнделәр. Аннары елан формасында гипс сыннар ясадылар һәм аларны буядылар.

Дәреснең максаты – социаль хезмәтләр алучыларның сәнгати-эстетик зәвыгын һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International