2024 елның 27 февраленнән айның һәр соңгы сишәмбесендә Татарстанның барлык сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-аналар көннәре үткәрелде. Быел чаралар дәвам итәчәк. Киләсе гаилә көннәре 28 гыйнварда узачак.
Очрашулар вакытында яшәү рәвеше, инвалидларның социаль интеграциясе, шул исәптән ял итү чараларын оештыру, белем алу һәм өстәмә белем алу мөмкинлеге, спорт объектларына бару, инвалидларның территориаль иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшләшергә мөмкин.
Чараларда катнашу өчен, телефон яки электрон почта аша алдан язылырга кирәк. Элемтә өчен мәгълүмат учреждениеләрнең рәсми сайтларында бар:
Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге – https://mtsz.tatarstan.ru/gbu-respublikanskiy-tsentr-sotsialnoy-reabilitatsi.htm;
мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре – https://mtsz.tatarstan.ru/service/reabil_children.htm;
инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре – https://mtsz.tatarstan.ru/service/vzrosl/invalidy.htm.