«Ышаныч» үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен трамвайда экскурсия сәфәре оештырылды

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы, шулай ук Автошәһәр тарихын өйрәнү кысаларында Яр Чаллы шәһәре тарих-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар өчен мәгълүмати-танып белү программасы әзерләгәннәр иде. Аңа танып белү интерактив уеннары, музыкаль ребуслар, шәһәрнең тарихи фотографияләрен күрсәтү, тарихи гирлянда ясау керде.

Трамвай юлы буйлап күзәтү экскурсиясе шәһәрнең тарихы, истәлекле урыннары белән танышуны үз эченә алды. Тәҗрибәле экскурсовод-гид, музейның өлкән фәнни хезмәткәре Илгиз Идиятуллин җитәкчелегендә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәтләрен алучылар шәһәрнең гыйбадәт корылмалары, Кама автомобиль заводы төзелеше тарихы белән таныштылар, Бөек Ватан сугышы чорында шәһәр тормышы белән таныштылар.

Экскурсия яшьләргә белемнәрен киңәйтергә, шәһәрнең тарихы һәм мәдәнияте турында яңалыклар белергә мөмкинлек бирде, шулай ук социальләшүгә һәм коммуникатив күнекмәләрнең үсешенә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International