Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 33 837 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 28,7 % сәнәгатьтә (9,7 мең эш урыны);
- 13,3 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (4,5 мең эш урыны);
- 8,7 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (2,9 мең эш урыны);
- 7,8 % транспортта (2,7 мең эш урыны);
- 7,1 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,4 мең эш урыны);
- 1,2 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,4 мең эш урыны);
- 0,8 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,3 мең эш урыны);
- 32,4 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (10,9 мең эш урыны).
Татарстан Республикасының хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,09 кеше тәшкил итә. 3 050 татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.