Луганск Халык Республикасы Хезмәт һәм социаль сәясәт министрлыгы делегациясе Казанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булды.
Учреждение директоры Надежда Ибраһимова үзәк эшенең төп юнәлешләре, социаль хезмәтләр күрсәтүнең үзенчәлекләре турында сөйләде. Кунаклар өчен көндезге тору бүлеге буенча экскурсия үткәрелде, инвалидлар һәм 14 яшьтән өлкәнрәк, менталь тайпылышлары булган инвалид балалар белән эш тәкъдим ителде.
Кунакларга шулай ук «Фатир», «Кибет», «Төргәк ясау буенча укыту остаханәсе» укыту-тренировка кабинетларында, сәламәтләндерү чаралары уздыру залында, сенсор бүлмәләрендә, театр студиясендә социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүне, социаль-педагогик һәм социаль-психологик дәресләрнең барышын, шулай ук озак вакытлы карау системасы сервисларын күрсәттеләр.
Хезмәттәшләр бүлекчә эшенең әһәмиятен бәяләделәр, шулай ук үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.