Арчаның көндезге тору бүлегендә музыкаль мастер-класс үткәрелде

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә төркемле музыкаль мастер-класс узды.

Социаль хезмәтләр алучылар төрле шау-шулы инструментларның ничек яңгыравын белделәр һәм аларда уйнарга тырышып карадылар. Шулай ук мастер-класста катнашучылар яңа музыкаль-дидактик уеннар һәм музыкаль-ритмик хәрәкәтләр белән таныштылар. Күп кенә тернәкләнүчеләр өчен бу беренче тәҗрибә, һәркем үзен мавыктыргыч музыка дөньясының бер өлеше итеп тоя алды.

Чараның максаты катнашучыларда фикер эшчәнлеген үстерү, музыкага карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International