14 гыйнварда «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире авыл җирлеге вәкилләре белән бергә Тукай муниципаль районының Шилнәбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын карап чыктылар.
Ветераннарга социаль хезмәт күрсәтү тәртибе аңлатылды, учреждение базасында эшли торган техник тернәкләндерү чараларын прокатлау пункты эшчәнлеге турында сөйләделәр. Өлкән яшьтәге гражданнарга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында тагын бер кат искәрттеләр.