Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 29 356 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 28,1 % сәнәгатьтә (8,3 тыс. рабочих мест);
- 12,9 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (3,8 мең эш урыны);
- 9,8 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (2,9 мең эш урыны);
- 7,1 % транспортта (2 мең эш урыны);
- 5 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (1,5 мең эш урыны);
- 1,3 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,4 мең эш урыны);
- 1 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,3 мең эш урыны);
- 34,8 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (10,2 мең эш урыны).
Татарстан Республикасының хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,11 кеше тәшкил итә. 3 219 татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.