Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Рәхимсезлектән ничек сакланырга» дигән темага дәрес үткәрде. Чараның максаты мәктәп тирәлегендә һәм Интернетта рәхимсез мөгамәләне кисәтү иде.
Дәрес барышында катнашучылар видеоролик карадылар, бергәләп эзәрлекләүләрне булдырмау ысуллары турында фикер алыштылар, рәхимсез мөгамәлә ситуациясеннән чыгуның иң дөрес, конфликтсыз ысулларын сайладылар.
Чара Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә, 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.