Буа интернат-йортында министр урынбасары Наталья Бутаева булды

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

6 гыйнварда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды.

Министр урынбасары учреждение коллективы эше белән танышты, социаль хезмәтләр алучыларның яшәү шартларын бәяләде. Кунаклар шулай ук биредә яшәүчеләр белән әңгәмә кордылар, күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгать булу-булмаулары белән кызыксындылар.

Наталья Владимировна хезмәткәрләргә стационар учреждениеләрдә янгынга каршы режимны көчәйтү буенча өстәмә чаралар күрү һәм хезмәткәрләр өчен янгын куркынычсызлыгы һәм террорчылыктан саклану чаралары буенча өстәмә инструктажларны мәҗбүри уздыру кирәклеге турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International