Татарстан халкы «Россия эше» порталы мөмкинлекләреннән актив файдалануын дәвам итә. Хәзерге вакытта якынча 88,5 мең гариза бирелгән. Ел башыннан эш эзләүдә ярдәм сорап 39 179 кеше мөрәҗәгать иткән.
Цифрлы платформа ярдәмендә 1 660 граждан җәмәгать эшләренә языла алган. 1 961 татарстанлы эшсезләр сыйфатында психологик ярдәм алырга теләк белдергән. Шулай ук 1 859 кеше эш эзләүдә кыенлыклар кичерүчеләр өчен социаль адаптация хезмәтләренә онлайн-заявка биргән.
Һөнәри юнәлеш бирүгә кызыксыну элеккечә югары. Бу юнәлештә 30 812 гариза бирелгән.