Яңа ел каникуллары алдыннан Югары Ослан муниципаль районында профилактика субъектлары вәкилләре катнашында ведомствоара рейдлар узды. Чара барышында районның 11 торак пунктыннан 16 гаиләнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелде.
Рейдлар кысаларында янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктажлар үткәрелде, автоном янгын хәбәрчеләренең төзеклеге тикшерелде. Ата-аналар белән кыш көне балигъ булмаганнарның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде, шулай ук социаль ярдәм чаралары буенча консультацияләр бирелде, социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәме алу буенча аңлатмалар бирелде.
Ведомствоара рейдлар кышкы каникуллар вакытында дәвам итәчәк.