«Изгелек» үзәгендә тернәкләнүчеләр иҗади дәрестә катнашты

2024 елның 27 декабре, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен кәгазьдән кар бөртекләре кисү буенча мастер-класс үткәрелде.
Чарада катнашучылар эшне адым саен башкару процессы, кәгазьне бөкләү ысуллары, кар бөртекләрен кисүнең төрле схемалары белән таныштылар. Социаль хезмәтләр алучылар бу эшнең фантазия үсеше өчен файдалы булуын, кулларның вак моторикасын үстерүгә ярдәм итүен һәм кулдан килгән чаралардан декорация өчен матур әйберләр ясарга мөмкинлек бирүен билгеләп үттеләр. 
Чарада 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International