19 декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы булды, анда халык сораштыру нәтиҗәләре каралды һәм ведомствоның 2025 елга гавами максатлары һәм бурычлары билгеләнде.
Исегезгә төшерәбез, халыктан онлайн-сораштыру Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында узды. Ачык онлайн-тавыш бирүгә киләсе елга төп максатлар һәм бурычлар буенча 15 тәкъдим чыгарылды. Министрлыкның өстенлекле максатлары һәм бурычлары өчен барлыгы 4 601 граждан тавыш бирде.
Иң күп тавыш җыйган максатлар Иҗтимагый совет каравына чыгарылды. Утырышта экспертлар 2025 елга ведомствоның 5 өстенлекле максатын расладылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2025 елга гавами төзелгән максатлары исемлеге түбәндәгечә:
1. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм, социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль-тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү чаралары комплексын гамәлгә ашыру;
2. Мәшгульлек хезмәте органнары тарафыннан икътисадның өстенлекле тармаклары предприятиеләре белдергән вакансияләргә кимендә 50 % кандидатларны сайлап алу;
3. Гражданнарның мәшгульлеген оештыруга төзелгән социаль контрактлар өлешен төзелгән социаль контрактларның гомуми саныннан кимендә 85 % дәрәҗәсендә тәэмин итү;
4. Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмалары өчен социаль партнерлык кысаларында билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләмен үтәүне тәэмин итү;
5. Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында социаль тернәкләндерү яки абилитация буенча хезмәтләр белән колачланган инвалид балалар өлешен 94 % тан 97 % ка кадәр (кимендә 9,3 мең кеше), инвалидлар өлешен – 90 % тан 95 % ка кадәр (кимендә 8,3 мең кеше) арттыру.
Сайланган максатларны тормышка ашыру барышы Министрлык сайтында яктыртылачак.