Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 36 666 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 29,3 % сәнәгатьтә (10,7 мең эш урыны);
- 13 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (4,8 мең эш урыны);
- 12 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4,4 мең эш урыны ст);
- 8 % транспортта (2,9 мең эш урыны);
- 5,9 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,2 мең эш урыны);
- 1,6 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,6 мең эш урыны);
- 1 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,4 мең эш урыны);
- 29,2 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (10,7 мең эш урыны).
Татарстан Республикасының хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,09 кеше тәшкил итә. 3 183 татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.