«Өмет утравы» үзәге социаль хезмәтләр алучыларның иминлеге турында кайгырта

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати-аңлату эшләре алып бардылар. Чараның максаты – Яңа ел бәйрәмнәрендә уяулыкны арттыру һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү.

Әңгәмәдән соң гражданнарга «Янгын куркынычсызлыгы чаралары» белешмәләрен тараттылар, анда ашыгыч хезмәт телефоннары күрсәтелгән.

Мондый чараларны үткәрү өлкән яшьтәге кешеләрнең иминлеген тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Әңгәмәләр янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International