Алабуга интернат-йортында укыту тренировкасы узды

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәткәрләр белән дәрес һәм учреждениедән эвакуацияләү буенча укыту тренировкасы узды.

Тренировка алдыннан инструктаж булды, аның барышында персоналга террорчылык актлары, янгын, БПЛА ачыклану һәм башка гадәттән тыш хәлләр вакытындагы гамәлләр турында аңлаттылар. Шулай ук хезмәткәрләргә булган шәхси саклану чараларыннан ничек дөрес файдаланырга икәнен күрсәттеләр.

Аннары янгын вакытында эш итү буенча тренировка, хезмәткәрләрне һәм яшәүчеләрне бинадан куркынычсыз зонага эвакуацияләү, тренировка нәтиҗәләре буенча фикер алышу узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International