Бүген Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөһим вакыйга булды – «Ассоль» штабы волонтеры Михаил Дмитриевка җыелган калай банкаларның быелга соңгы партиясен тапшырдылар. Бу банкалар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен билгеләнгән окоп шәмнәре ясау өчен кулланылачак.
«Калай банкалар җыюда катнашкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Бу теләктәшлек күрсәтү генә түгел, ә безнең хәрбиләргә ярдәм итүдә мөһим адым да. Без уртак игелекле эш эшлибез, һәм бу барыбызны да берләштерә», – дип уртаклаштылар тернәкләндерү үзәгендә.