Яшел Үзән районында көндезге тору төркеме бүлекчәсе педагогларының иҗади командасы мәктәпкәчә учреждениеләрдәге коллегаларына аутистик спектры бозылган һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар белән эшләүдә заманча нәтиҗәле технологияләрне, формаларны һәм методларны куллану тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Мондый семинарның максаты – әлеге категория балалар белән эшләүче мәктәпкәчә учреждениеләр белгечләренең һөнәри компетенция дәрәҗәсен күтәрү. Рефлексив түгәрәктә педагоглар актуаль темалар буенча фикер алыштылар, шулай ук коммуникатив уеннар уйнадылар.
Семинарда катнашучылар семинарның актуальлеген һәм файдалылыгын билгеләп үттеләр, аны үткәрү формасын бәяләделәр. Нәкъ менә гамәли юнәлешле дәресләр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән коррекцион эштә заманча технологияләрнең асылын яхшырак аңларга ярдәм итә.