2025 елга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен ачык онлайн тавыш бирү тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроле буенча проектны гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды. Беренче этап барышында Министрлык тарафыннан иң мөһим юнәлешләр һәм эш индикаторлары буенча экспертлардан тәкъдимнәр җыелды.
Ачык онлайн тавыш бирүгә киләсе елга төп максатлар һәм бурычлар буенча 15 тәкъдим чыгарылды. Алар ведомство эшчәнлегенең төп өлкәләренә кагыла: халыкны эш белән тәэмин итү, хезмәтне саклау, халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү, өлкән буын гражданнарның ялын оештыру мәсьәләләре һ. б.
Министрлыкның өстенлекле максатлары һәм бурычлары өчен барлыгы 4 601 граждан тавыш бирде.
Сораштыру нәтиҗәләре – Министрлык сайтында, «Максатлар һәм бурычларны халык алдында формалаштыру» бүлегендә.