Әтнәнең «Изгелек» үзәгендә «Махсус остаханә» клубы эшли

2024 елның 13 декабре, җомга

Әтнә районындагы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә менталь тайпылышлары булган гражданнар өчен көндезге тору төркеме эшли.

Әлеге категория белән төркем эше «Махсус остаханә» клубы кысаларында алып барыла. Төркемгә 21 кеше йөри, шуларның берсе – Гүзәл Фазуллина. Ачык, һәрвакыт елмая торган, аралашучан кыз газета-журналлар укырга ярата. Гүзәл спектакльләр, концертлар бик ярата. Гаиләнең психоэмоциональ фонын яхшырту өчен, «Изгелек» үзәге белгечләре Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры белән хезмәттәшлек итәләр һәм спектакльләргә хәйрия нигезендә билетлар бирәләр.

Бүлек белгечләре Гүзәлне дәресләргә җәлеп итәләр, төрле технологияләр буенча эшлиләр.

Тормыш авырлыкларына карамастан, Гүзәл киләчәккә ышаныч белән карый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International