«Опека» үзәгендә профилактик чара узды

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

11 декабрьдә «Юл хәрәкәте иминлеге» профилактик акциясе кысаларында Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтибез» дигән чара үткәрелде. Анда балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Әти-әниләрне юл хәрәкәтендә тырыш катнашучыларны уңай үрнәктә тәрбияләргә өндәделәр. Белемнәрен ныгыту өчен «Сакла» порталыннан видеофильм күрсәтелде, катнашучыларга «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ территориаль идарәсе биргән фликерлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International