Татарстанлыларга 37 642 вакансия тәкъдим итәләр

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 37 642 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:

- 28,8 % сәнәгатьтә (10,8 мең эш урыны);

- 13,5 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (5,1 мең эш урыны);

- 12,1 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4,5 мең эш урыны);

- 7,6 % транспортта (2,9 мең эш урыны);

- 6,8 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,6 мең эш урыны);

- 1,4 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,5 мең эш урыны);

- 1,1 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,4 мең эш урыны);

- 28,7 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (10,8 мең эш урыны).

Татарстан Республикасының хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,09 кеше тәшкил итә. 3 325 татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International